Олы Мишә авылы китапханәсендә мәктәп укытучылары белән берлектә әңгәмә үткәрелде.

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Яшьләрдә, балаларда наркотиклар куллануда саклану формалаштыруны актуальләштерү; наркотикларга бәйлелек барлыкка килүне кисәтү,үз-үзеңне тота белү, үз тәртибеңне көйләү күнекмәләрен үстерү максатыннан 23 июнь көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә мәктәп укытучылары белән берлектә әңгәмә үткәрелде. Безнең бурыч наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру. Наркотиклар куллануның тормышта үз урыныңны, үз юлыңны табарга чик куюы турында күзаллаулар булдыру иде.

 Наркоман - еш кына яклаучысыз кала. Ул стрессларга каршы тора алмый. Аңа туганнары да нәфрәт белән карый башлыйлар. Ул үз-үзен югалткан ихтыярсыз кеше. Аның өчен наркотик онытылып калу чарасы. Әмма наркоман-куркыныч, ул хәтта акчасы булмаса, кеше үтерергә дә мөмкин. Шуңа күрә без андый кешеләргә ярдәм кулы сузарга тиешбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International