24 июнь көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны “Дуслык” җәйге лагерындагы балалар белән “Әйләнә – тирәбездәге табигать” дигән экологик уен үткәрделәр.

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

     24 июнь көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны “Дуслык” җәйге лагерындагы балалар белән “Әйләнә – тирәбездәге табигать” дигән экологик уен үткәрделәр.

     Балаларга чишелешен табарга кирәк булган берничә ситуация тәкъдим ителде. Мәсәлән, урманда черкиләр нигә кирәк, әгәр дә син урманда кошчык тапсаң нишләр идең, урманда кайсы чәчәкләрне өзәргә ярамый, консерва банкасын кайда ташларга, ни өчен урманда тавышланырга ярамый һ.б. Биредә табигать турында табышмаклар, төрле бәйгеләр күп булды.

     Уенда катнашучылар үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр, бәхәсләштеләр һәм уртак фикергә килделәр. Соңыннан барлык балалар да китаплар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International