Теләче муниципаль районы буенча 2015 елда 100 һәм 200 башка исәпләнгән торакларны ремонтлау һәм шулай ук, силос, сенаж чокырларын ремонтлау программасы нигезендә 7 торак программага кертелде

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Теләче муниципаль районы буенча 2015 елда 100 һәм 200 башка исәпләнгән торакларны ремонтлау һәм шулай ук, силос, сенаж чокырларын ремонтлау программасы нигезендә 7 торак программага кертелде. Шул исәптэн 100 башка исәпләнгән 1 торак - ООО «Игенче» хуҗалыгында,  200 башка исәпләнгән 5 торакның: 1 торак – ООО «Алан» хуҗалыгында, 1 торак – ООО «Игенче» хуҗалыгында, 2 торак – ООО «Тукаш» хужалыгында һәм 1 торак ООО «Агролак» хуҗалыгында.

Бер силос, сенаж чокырын төзу ООО «Алан» хуҗалыгында.

Районның торакларны төзу, ремонтлау динамикасына тукталсак ООО «Алан» хуҗалыгында 55% ны, ООО «Игенче» хуҗалыгында – 48%ны, ООО «Агролак» хуҗалыгында – 45% ны тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International