2015 елның 24 июнь көнендә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә бүлеге, ГАИ җитәкчесе Каримуллин И. Х. белән берлектә, Теләче урта мәктәбенең лагеренә йори торган балалар белән очрашу үткәрделәр. Әлеге очрашуда барган әңгәмәнең темасы “Юл йөрү кагыйдәләренең яллары булмый” дип атала иде. Очрашуның төп максаты булып балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү иде.