2015 елның 25 июне көнне 40 кешедән торган Теләче муниципаль районы делегациясе (авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре) Лаеш муниципаль районында Кыр көнендә катнашып кайтты.
Кыр көнендә катнашучылар авыл хуҗалыгы күргәзмәсе белән, яңа заман комбайннары белән, чәчкечләр, туфрак эшкәртү техникасы белән таныштылар.