23 - 29 июнь көннәрендә Болгар тыюлыгындагы лагерь территориясендә II төбәкара “Болгар - туган тел” форумы үтә. Бу форумда Татарстан Республикасы районнарыннан һәм Россиянең 10 төбәгеннән 600 гә якын укучы, алдынгы яшьләр катнаша .Форум программасы татар халкының рухи -мәдәни мирасын саклау, татар мәдәниятен һәм телен өйрәнү, тормышның төрле тармакларында татар телен иркен куллану күнекмәләре булдыру максатыннан чыгып төзелгән. Программа кысаларында танылган фән, мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән мастер-класслар, очрашулар үткәрелә. Форум эше ”2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” нигезендә алып барыла. Форумда безнең районнан 5 укучы катнаша (төркемнең җитәкчесе Алан мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кыямова Гөлсинә Рәшит кызы):
1. Хәбирова Динә – Алан мәктәбе;
2. Шәймәрданова Румия – Алан мәктәбе;
3. Шәйдуллина Гөлшат – Алан мәктәбе;
4. Шәкүрова Әдилә – Алан мәктәбе;
5. Зәйнетдинова Язгөл - Иске Җөри мәктәбе.