2015 елның 26 июнь көнендә Социаль яклау Начальнигы Галимова Ф. М һәм “Родник” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Муртазин Н. А. социаль хезмәткәрләр белән берлектә бердәм җыелыш үткәрделәр. Анда Пенсия фонданың пенсияләр билгеләү, түләү группасы җитәкчесе Тимербаева А. А. да катнашты.
Әлеге җыелыш барышында социаль пакет турында да әңгәмә алып барылды.
Җыелыш ахырында хезмәткәрләргә рәхмәт хаты һәм мактау грамотасы тапшырылды.