Татарстан Республикасының бадминтон Федерациясе чакыруы буенча өстәмә белем бирү педагогы А.Ф. Җаббаровның өч укучысы бадминтон буенча җәйге тренеровка җыеннарында катнашалар.
Җыеннар агымдагы елның 25 июньнән 14 июльгә кадәр “Динамо” спорт базасында утә. Алар белән Казанның иң яхшы тренерлары эшли. Җыеннарның барлык финанс чыгымнарын Татарстан Республикасының бадминтон Федерациясе үз өстенә алды.