25 нче июньдә Теләченең №1 нче балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган Уен-КВН үткәрелде. Ачык чараны балалар бакчасы тәрбиячеләре Сабирҗанова ЛәйсәнТимерхан кызы һәм МөхәмәтҗановаМәдинә Есмурат кызы әзерләгән иде. Чараның максаты – балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү, алган белемнәрен ныгыту иде. Чараны карарга район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова Анна Николаевна, Арча филиалының Саба бүлекчәсе юл куркынычсызлыгы фонды әйдәп баручы белгече Ягафарова Гүзәл Нәҗип кызы, инспектор Назиров Ришат Хәмит улы килгән иде. Алар балаларга төрле сораулар бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген аңлаттылар, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр, һәм алып килгән бүләкләрен өләштеләр.