23-29 июнь көннәрендә Болгар тыюлыгындагы лагерь территориясендә II төбәкара “Болгар - туган тел”форумы үтә.

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

        23-29 июнь көннәрендә Болгар тыюлыгындагы лагерь территориясендә II төбәкара “Болгар - туган тел”форумы үтә.  Бу форумда Татарстан Республикасы районнарыннан һәм Россиянең 10 төбәгеннән 600 гә якын укучы, алдынгы  яшьләр катнаша.Форум программасы татар халкының рухи -мәдәни мирасын саклау, татар мәдәниятен һәм телен өйрәнү, тормышның төрле тармакларында татар телен иркен куллану күнекмәләре булдыру максатыннан чыгып төзелгән. Программа кысаларында танылган фән, мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән мастер-класслар, очрашулар үткәрелә. Форум эше ”2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” нигезендә алып барыла.Форумда безнең районнан 5 укучы катнаша (төркемнең җитәкчесе Алан мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кыямова Гөлсинә Рәшит кызы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International