26 нчы июнь көннеҮзәк балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган “Светофор иленә сәяхәт” дигән темага ачык чара үткәрелде. Ачык чараны балалар бакчасы тәрбиячеләреИзмайлова Вера Павловна һәм Гимаева Нәфисә Шакирхановналарәзерләгән иде. Чараның максаты – балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү, фикер йөртү сәләтен үстерү иде. Чараны карарга Арча филиалының Саба бүлекчәсе юл куркынычсызлыгы фонды әйдәп баручы белгече Ягафарова Гүзәл Нәҗип кызыда килгән иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген аңлатты, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат исләренә төшерде һәм алып килгән бүләкләрен өләште.