30 июнь көнне мәркәзебез Казанда Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчаларына 1млн сум күләмендә грантлар тапшыру тантанасы булып узды.

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

 30 июнь көнне мәркәзебез Казанда   Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчаларына 1млн сум күләмендә грантлар тапшыру тантанасы булып узды. Бу тантанада Теләче районыннан  килгән делигация составында Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Галимова Н.Ф. да катнашты.

  1 млн сум күләмендә грантлар мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә “Киләчәк” 2010-2015 елларга ТР да мәгариф стратегияләре кысаларында өченче тапкыр тапшырыла. Грантлар балаларга ике дәүләт телен өйрәтүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы 50 балалар бакчаларына бирелә,шул балалар бакчаларыы  исемлегенә Теләче районыннан Алан балалар бакчасы да кергән иде.Аларга мактау грамотасы һәм 1 млн сумга сертификат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International