26 нчы июньнән Югары Кибәхуҗа мәктәбе базасында хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Балалар мәктәп бакчасында хезмәт итү белән бергә күңелле ял да итәләр.Бу лагерда укучыларны интеллектауль һәм физик яктан үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Укучылар сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтелгән чараларда катнашалар, иҗади сәләтләрен үстерәләр.