Юбилейлары уңаеннан район җитәкчелеге тарафыннан әби-бабайларны өйләренә барып котлау матур традициягә әйләнде. 01июль көнне Шәтке авылында гомер итүче, тыл ветераны Нургалиева Мәгъфүрә Закирҗан кызына да 90 яшь тулды. Аны бәйрәме белән район башлыгының аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, Шәтке авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. тәбрик итте.
Хәзерге вакытта Мәгъфүрә апа малае Әхмәтвәли һәм аның гаиләсе белән яши. Без аңа киләчәктә дә нык сәламәтлек, балаларын,оныкларын озак еллар сөендереп яшәвен телибез.