Сабан туе, хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе
Бәйрәм итик көн буе!
Котлы булсын, балалар,
Ямьле Сабан туйлары!
Теләче урта мәктәбенең "Дуслык" мәктәп яны лагерында сабантуй үткәрелде. Сабантуйда балалар өчен төрле күңелле ярышлар үткәрелде, алар капчык киеп йөгерү, скакалкада сикерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, кашыкка су салып йөгерү, канат тарту кебек уеннарда үзләрен сынадылар. Һәр бала бик күп кыйммәтле бүләкләр, призларга лаек булдылар. Сабантуй тәмамланды лотерея белән.