Яшьләр дигәннән, 1 - 5 июльгә кадәр Мамадыш шәһәрендә «Авыл яшьләре» дип исемләнгән унынчы җәйге спорт уеннары уза. Анда авыл җирлегендә яшәүче республика яшьләре мини-футбол, туристское многоборье, өстәл теннисы, җиңел атлетика, соревнование спортивных семей, көрәш, билбау көрәше, кул көрәше, шашка, шахмат, бадминтон, сөт саву аппаратын сүтү-җыю, трактор йөртү осталыгы кебек бәйгеләрдә катнашачак. Традицион уеннарда безнең район командасы да теләп катнаша. Безнең районан 47 кеше катнаша.