«Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге вәкилләре республика Президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте. Татарстанның хәзерге лидеры өчен сайлаучыларның 99 проценты (!) тавыш бирде.
4 июль көнне “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге вәкилләре республикакүләм партия конференциясенә җыелды. Көн тәртибенә куелган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Президенты фазифасына дәгъва итәчәк кандидатны билгеләү иде. Тагын бер әһәмиятле бурыч - фирканең сайлау алды программасын кабул итү булды.
Исегезегә төшерәбез: 27 июнь көнне уздырылган праймеризда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җиңү яулаган иде. Сайлауда катнашкан 1588 сайлап алучының 1513е нәкъ менә аның өчен тавыш бирде. Бу барлык катнашучыларның якынча 95 проценты дигән сүз. Башка кандидатлар: Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов – 874, МГУның М. В. Ломоносов исемендәге мәгариф-фән үзәге җитәкчесе Олег Морозов – 789, ә Россия федераль җыенының Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин – 705 тавыш җыйдылар (шунысын әйтергә кирәк, бер сайлап алучыга берьюлы өч кандидат өчен тавыш бирү мөмкинлеге тудырылган иде). Нәтиҗәдә, Сергей Батин Президентлыкка кандидат булудан туктады.
Праймеризны исә “Бердәм Россия” белән тыгыз элемтәдә эшли торган иҗтимагый оешмалар уздырды. Әйтергә кирәк, мондый тәҗрибәнең Татарстанда гына түгел, гомумән, Россиядә дә булганы юк иде әле. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәртәбәле урынга 12 иҗтимагый оешма тарафыннан тәкъдим ителде. Соңрак республиканың күп кенә эшче коллективлары да әлеге вазифага нәкъ менә Татарстанның хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплап чыкты.