Ватанны кемнәр саклый? …Әлбәттә ир-егетләр! Әйе, Ватанны саклау һәр ир-егетнең изге бурычы. Безнең егетлэребез дә илебезне саклау өчен утка да суга да керергә әзер.
Айдар авыл җирлегеннән ике егет, Хазиев Эмиль һәм Чернов Николай илебез каршында торган изге бурычларын үтәргә, Армия сафларына киттеләр.