Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү көне.

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

       3 июльдә Теләче урта мәктәбе каршында оешкан хезмәт һәм ял лагеренда  “ Куркынычсызлык  кагыйдәләрен искә төшерү көне” үткәрелде. Балалар  алдында  ФГКУ « Татарстан Республикасы 134 ПЧ ФПС » начальник урынбасары майор  А.Г. Хәсәншин, гадәттән тыш хәлләр буенча  әйдәп баручы  консультант О.Б.Хомченко  һәм ГИБДД  инспекторы Р.Х. Назаров  чыгыш ясады. Алар балаларга  җәйге каникул чорларында елгада су коенганда, урманнарда һәм  кырларда, урамнарда төрле транспорт чараларында булганда  үзеңне ничек сакларга, ничек беренче ярдәм күрсәтергә икәнен бик яхшылап аңлаттылар.  Хезмәт һәм ял лагеренда тәрбияләнүчеләр  очрашудан бик канәгать  калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International