Узган атна Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Туплы атна” буларак истә калыр мөгаен. Ни өчен дигәндә атна туп уеннарына багышланган иде. Балалар тәрбиячеләре, атналык тема буенча җаваплы тәрбиячесе Гарипова Г.И. үткәргән дәресләрдә туп уеннары турында бик күп мәгълүмат белде, уеннар уйнадылар. Атна дәвамында яхшы энергия тупладылар.