Ватанны кемнәр саклый? …Әлбәттә ир-егетләр! Әйе, Ватанны саклау һәр ир-егетнең изге бурычы. Безнең егетлэребез дә илебезне саклау өчен утка да суга да керергә әзер. 28 июнь көнне Субаш авыл клубында булачак солдат Николай Черновны армия сафларына озату кичәсе булып узды. Кичә барышында булачак солдатка изге теләкләр, исән сау хезмәт итеп авылга кайтуны теләделәр. Солдатның әти-әниләре кичәне оештырган клуб мөдире Т.А. Романова һәм китапханәче Л.И. Петровага зур рәхмәтләрен белдерделәр.