Айдар мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмә балалары белән "Паварна" чишмәсенә экскурсиягә чыктык. Чишмәләр саклап, чистартып торсаң гына яши. Юк икән, аларның томаланып юкка чыгуы бар. Һәр яз, җәй айларында өмә ясап, чишмәләрне чистартабыз. Шуңа күрә кайчан гына барма, чишмәләребез җырдагы кебек көмеш, саф сулары белән челтерәп авыл халкын сөендереп тора. Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз ул.
Әйе, чишмәләр җыры тыңмасын! Һәр зур елга кечкенә чишмәләрдән башлана. Шуны онытмыйк! Туган якның җырчы чишмәләре бертуктаусыз челтерәп аксыннар!