Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Күкчә авылында төзелгән обелискның тирә ягын мәдәният хезмәткәрләре һәрдаим үскән чүп үләннәреннән арындырып, утырткан агачларга, чәчәкләргә су сибеп торабыз. Бу безнең тынычлыгыбыз хакына башларын сугыш кырларында салып калдырган батыр авылдашларыбыз өчен эшли алган бурычыбыз.