«Мәктәпкә әзерләнергә булыш», “Үз мәктәбеңә булыш” акцияләре.

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Олы Нырсы гомуми урта белем бирү мәктәбе «Мәктәпкә әзерләнергә булыш», “Үз мәктәбеңә булыш” акцияләрендә ел саен актив катнаша. Бу акцияләр мәктәпнең  матди хәлен яхшыртуга, укучыларны мәктәпкә әзерләнергә юнәлтелгән. Беренче очракта аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.

“Үз мәктәбеңә булыш” акциясе

Республика Президенты Рөстәм Миннеханов йөкләмәсе буенча республикада “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе  үткәрелә. Хөрмәтле  мәктәбебезнең элеккеге чыгарылыш укучылары,  оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр  һәм теләге булган һәркем!  Без сезне үзегез  белем алган Олы Нырсы урта мәктәбенә матди ярдәм күрсәтергә чакырабыз. Бу акциядән читтә калмагыз. Мәктәп олы җанлы чыгарылышлары белән горурлансын. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International