Казан шәһәренең Киров районы «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәге тарафыннан уздырылган башлангыч техник модельләштерү һәм конструкторлаштыру буенча республика күләмендә уздырылган конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурста Татарстан Республикасының 21 төбәгеннән барлыгы 80 эш кабул ителеп, шулар арасыннан җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләр арасында Балалар иҗат үзәге аша оештырылган техник түгәрәкләргә йөрүче укучыларыбыз да бар. 5-6 сыйныф укучылары арасында «Макет» номинациясендә III дәрәҗә Дипломга Шәяхмәтова Сөмбел (фотода, җитәкчесе Шаипова Раъно Исамовна), 7-8 сыйныф укучылары арасында II дәрәҗә Дипломга Муллахмәтов Ильназ һәм Фәтхуллин Ильмир (җитәкчеселәре Тимирбаев Тәбрис Габдрахманович) һәм өлкән сыйныф укучыларыннан I дәрәҗә Дипломга Кадырова Гөлфия (җитәкчесе Касыймова Ляйлә Габлеләхәтовна)ләр бар. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!