Иске Җөри балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булып узды. “Җәйге чорда балаларның куркынычсызлыгын саклау” дигән тема белән Теләче районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Гилмутдинов Равил Нәкыйп улы чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында балалар белән булган бәхетсезлек очраклары турында сөйләп узды. Шулай ук әти-әниләргә балаларны бигрәк тә җәйге чорда күзәтүсез калдырырга ярамаганлыгын аңлатты. Җыелышның ахырында әти-әниләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен яктырткан белешмәлекләр таратты.