8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Соңгы елларда бу бәйрәм популярлаша  бара.  Ул кешеләрне гаилә темасы тирәсендә берләштерә, рухи сәламәтлек проблемаларына игътибар юнәлтергә булыша. Гаилә гомер-гомергә дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы бер өлеше булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә, хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үз гамәлләрең өчен җаваплылык, тугрылык кебек сыйфатларны сеңдерә. Хөрмәт, туганлык хисләренә, милли гореф-гадәтләргә дә нигез гаиләдә салына. Шул уңайдан Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында төрле журнал битләрендә басылган материаллардан күргәзмә куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International