Теләче Үзәк китапханәсендә даими рәвештә китапларын вакытында тапшырмаган кешеләр белән эш алып барыла.

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Теләче Үзәк китапханәсендә даими рәвештә китапларын вакытында тапшырмаган кешеләр белән эш алып барыла. Китапханә хезмәткәрләре формулярларны анализлап, әлеге кешеләрне барлыйлар, исемлек төзиләр. Китапларын вакытында тапшырмаучыларга телефон аша, яки язмача хәбәр җибәрелә. Нәтиҗәдә, һәр китап укучының алган китабы өчен җаваплылыгы арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International