Бүген Максабаш балалар бакчасына йөрүчеләр Максабаш авылында урнашкан терлекчелек фермасына экскурсияга бардылар.

2015 елның 18 сентябре, җомга
Бүген Максабаш балалар бакчасына йөрүчеләр Максабаш авылында урнашкан  терлекчелек фермасына экскурсияга бардылар. Балалар атлар һәм нәни бозаулар  торакларында булып, йорт хайваннары хакында , терлекче , сыер савучы һөнәрләре  турында белемнәрен ныгыттылар. Экскурсия барышында  терлекләргә карата мәрхәмәтле булырга, табигатьне сакларга, хезмәткә хөрмәт булырга тиешлеге  ассызыкланды. Балалар  берсен-берсе бүлдереп үз хуҗалыкларында булган терлекләрне санадылар, аларны ничек яратулары хакында әйттеләр. Экскурсия бик кызыклы һәм файдалы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International