Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә быелгы уку елында да ГТО ны тормышка ашыру дәвам итә. Тиешле вакытта һәм дәрәҗәдә барлык нормативларны тапшыру өчен оештыру эшләре алып барырга кирәк: сайтта теркәлү узу, әти- әниләрдән ризалык алу, исемлекләр яңарту, сынау төрләрен сайлау. Хәзерге вакытта мәктәптә ныклы әзерлек чаралары оештырыла.