20 октябрь көнне Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан авылы мәдәният йортында эшләүче “Хәзинә” клубы кунак итеп “Шома бас” балалар бию төркемен чакырды.

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

20 октябрь көнне Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан авылы мәдәният йортында  эшләүче “Хәзинә” клубы кунак итеп “Шома бас” балалар бию төркемен чакырды. Иҗат төркемендә катнашучылар хезмәт ветераны Хәсәнова Нурфия апаның иҗат эшләре белән таныштылар, бәйләү, аппеляция ясау серләренә өйрәнделәр. Әлеге очрашу түгәрәк өстәл артында Нурфия апалары пешереп алып килгән коймаклары белән сыйланып алдылар.

  Буыннар бәйләнешен ныгытучы мондый эчтәлектәге мәдәни чаралар “Хәзинә” клубында киләчәк тә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International