1 октябрьдән Алан авылы җирлегенә кергән Алан,Балыклы, Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләренең инициативасы белән “Көзге шәфкатьлелек” айлыгы игълан ителде.

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
1 октябрьдән Алан авылы җирлегенә кергән Алан,Балыклы, Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләренең инициативасы белән “Көзге шәфкатьлелек” айлыгы игълан ителде. Әлеге айлык кысаларында 21 октябрь көнне Саба районы Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортына мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл сәнгать үзэшчәннәренең көче белән “Хәйрия” акциясе үткәрде. Монда тәрбияләнүче өлкән һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә күчтәнәчләр, кием-салым тапшырылды. Өлкән үзэшчән артистларыбыз һәм гаилә ансамбльләре башкаруындагы концерт программасы һәммәсенең күңеленә бик хуш килде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International