Татарстан мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты яңадан старт алды. 21 нче октябрь көнне аның кысаларында республиканың барлык башлангыч сыйныф укучылары, шул исәптән безнең район мәктәпләрендә белем алучы 489 башлангыч сыйныф укучысы, яңа көндәлекләргә ия булды.
Бу көнне районыбызның барлык китапханә хезмәткәрләре дә Бердәм мәдният дәресе үткәрү максатыннан мәктәпләрдә булдылар. Шушы көндәлекне актив рәвештә тутырып барып, махсус бәйгедә катнашырга һәм җиңү яуларга чакырып кайттылар.