Өч ел элек, 22 октябрь көнне 2012 елда, нәк бүгенге кояшлы көн иде, безнең 3нче балалар бакчасы балаларга үзенең киң ишекләрен ачты.

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Өч ел элек, 22 октябрь көнне 2012 елда, нәк бүгенге кояшлы көн иде, безнең 3нче балалар бакчасы  балаларга үзенең киң ишекләрен ачты. Әйе 3 ел бүген безгә! Бүгенге көндә безнең балалар бакчасында 7 төркемдә- 140 бала тәрбия ала. Барлык эшләүчеләрне, балаларны, әти-әниләрне үзебезгә генә хас булган бәйрәм белән котлыйбыз, саулык-саләмәтлек,эшләребез уң булсын уңышларыбыз бергә-бергә булсын.

Бакчабыз (Ә.Кари)

Кояш чыккач, нурга чумгач

Урам, кырлар, яланнар,

Сөенеп бакчага киләбез:

Без бәхетле балалар.

 

Ал бизәкле, гөл бизәкле,

Матур безнең бакчабыз,

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Анда күңел ачабыз.

 

Кичкә кадәр бу бакчада,

Эштә булгач әниләр,

Әниләр күк безне монда

Сөеп тәрбиялиләр.

 

Ал бизәкле, гөл бизәкле,

Матур безнең бакчабыз,

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Анда күңел ачабыз.

 

Бакчабызда гөлләр үсә

Шау чәчәккә күмелеп,

Шул бакчада гөлләр кебек

Без үсәбез гөр килеп.

 

Ал бизәкле, гөл бизәкле,

Матур безнең бакчабыз,

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Анда күңел ачабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International