19 октябрь көнне Теләче Үзәк китапханәсендә егетләрне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде.

2015 елның 23 октябре, җомга

19 октябрь көнне Теләче Үзәк китапханәсендә  егетләрне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Закиров Фәнис Фәритович, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шайдуллин Альфред Рашитович катнашты. Көзге чакырылышта Теләче районыннан барлыгы 42 егет ватаныбызны сакларга китэ. Район мәдәният йорты каршында шөгыльләнүче җырчыларыбыз да бу кичәгә үз өлешен керттеләр. Егетләргә матур җырларын, җылы сүзләрен җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International