2015 елның 21 октябрендә Татарстан мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты яңадан старт алды. Теләче Үзәк балалар китапханәсе Район Мәдәният йорты белән берлектә Бердәм мәдният дәресе үткәрү максатыннан Теләче урта мәктәбендә булдылар. Анда барлыгы 214 бала катнашты. Дәресне үз чыгышы белән башлангыч мәктәптә директор урынбасары булып эшләүче Мифтахова Венера Габдулла кызы башлап җибәрде. Үзәк балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Фатыйхова Елена Геннадий кызы балаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнүе белән таныштырды. Район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Туктамышева Әнисә Хәмит кызы районда үтүче мәдәни чаралар буенча әңгәмә корды һәм аларда регуляр рәвештә катнашырга чакырды. Соңыннан барлык укучыга да мәдәни көндәлекләр тапшырылды.