Көз урталарында Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында һәр елны көзге бәйрәмнәр үткәрелә башлый. Һәрбер төркем бу бәйрәмне үзенчә матур итеп әзерләнә.
Бәйрәмнәргә тагын да күбрәк ямь өстәп,балалар әти-әниләре белән берлектә төрле табигый материаллардан башкарылган кул эшләнмәләре алып киләләр. Бу бәйге –күргәзмәне оештыру Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында матур традициягә әверелеп бара .Быел да бу бәйге-күргәзмә “Табигать һәм фантазия” дигән исем астында узды. Һәрбер төркемдәге балалар ,әти-әнисе ярдәме белән ,көзге яшелчә уңышыннан, яфраклардан төрле кул эшләнмәләре ясап алып килделәр. Ни генә юк иде анда: әкият геройлары дисенме, замоклар,картиналар,яфраклардан чәчәкләр,тутый кошлар...