Бәйрәмгә әзерләнәбез.

2015 елның 23 октябре, җомга

Балалар бакчасында бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары балаларга бер яктан, олы шатлык китерү чарасы булса, икенчедән, алар нәниләрнең һәрьяклы үсешен тәэмин итүгә зур этәргеч тә. Моннан тыш, балаларның тирә-як, дөнья турында белемнәре арта, иҗади фикерләү мөмкинлекләре үсә .Безнең Иске Җөри балалар бакчасында да  “Алтын көз” бәйрәменә әзерлекләр дәвам итә. Балалар белән бәйрәм турында әңгәмәләр үткәрәбез, альбомнар карыйбыз, саф һавада табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтәбез. Шөгыльләрдә һәм режим моментларында шигырьләр, җырлар һәм биюләр өйрәнәбез.  Бәйрәмгә әзерләнү эшләре балаларны бер-берсенә тагын да якынайта, дуслаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International