Олы Нырсы авыл китапханәчесе, мәдәният йорты директоры белән берлектә Олы Нырсы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә “Ислам дине - бөек дин” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Бу чарага авылыбызның өлкән кешесе Губайдуллин Гарифулла абый чакырылды. Ул балаларга дин, диннең әһәмияте турында сөйләде, үзенең вәгазләрен укыды.