Профориентация эше мәктәптә тәрбия бирүнең төп юнәлешләреннән санала. Ул дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда тормышка ашырыла. Укучыларның һөнәргә карата кызыксынуын, сәләтен, эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру максатыннан бүген ,22 октябрь көнне, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә, 7-8 сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш буенча тест эшләделәр.