Үзәк балалар бакчасында тәрбияче Валентина Степанованың патриотик тәрбия бирү буенча "Сөй һәм бел, үз төбәгеңне" дигән автор программасын тормышка ашыру дәвам итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар туган җир тарихы , аның мөхтәрәм халкы белән таныша. Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре белән экскурсиягә бардылар. Анда атларны күзәттеләр, аларның яшеү рәвеше белән таныштылар. Экскурсия ахырында барлык балалар уңай эмоцияләр белән бакчабызга юл тотты.