Мәгъсүм Насыйбуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсендә язучының иҗатына күзәтү уздырылды. Язучының әсәрләрендә хокук һәм тикшерү оешмаларында эшләүче кешеләрнең авыр да, хәтәр дә хезмәт атмосферасы тасвирлана, тормышта очрый торган күптөрле җинаять, хокук бозу күренешләренең һәм социаль тамырлары һәм сәбәпләре эзләнелә, җәмгыятьтә тәртип һәм законнарны саклауда һәр кешенең җаваплы икәнлеге искәртелә.