Олы Мишә урта мәктәбендә спорт түгәрәкләре белән беррәтттән иҗади түгәрәкләр дә эшләп килә.Балалар иҗат үзәгенә караган ” Яшь хәбәрче”, “Гарәп теле графикасы” түгәрәкләренә укучыларыбыз теләп йөриләр.23 октябрь көнне “Гарәп теле графикасы” түгәрәгенә йөрүче башлангыч сыйныф укучылары татар телендә “Кагу” дип исемләнгән кинофильм карадылар. Әхлаклылык сыйфатларының берсе- күңел сафлыгы, үз-үзеңне начар гадәтләрдән арындыру турындагы фильм укучыларны уйланырга мәҗбур итте. Ахырдан алар төп геройның ялгышлыклары турында фикер алыштылар.Шушы түгәрәкләр аша укучыларыбызның иҗади сәләтләре үсә.