Заманча укыту технологияләре фестивале.

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
22-23 октябрь көннәрендә Олы Мишә мәктәбенең математика укытучысы Галимбекова Гөлинә  яшь мөгаллимнәр өчен оештырылган “ Фестиваль современных образовательных технологий: молодые - молодым” семинарында булып кайтты. Яшел Үзән шәһәрендә үткән әлеге семинар яшь мөгаллимнәргә зур тәҗрибә булды.Бигрәк тә яшь мөгаллимнәрнең  дәресләрен карау, “Россиянең ел укытучысы - 2014” җиңүчесе Головенькина А.Н. мастер-классында булу яшь укытучыларда зур тәэсирләр калдырган. “Мондый семинарлар, очрашулар ешрак булсын иде”,- дип уртаклашты Гөлинә үзенең тәэсирләре  белән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International