21 октябрь көнне районыбызга Төмән өлкәсе делегациясе килде. Эшлекле визит белән килгән кунакларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, һәм аның ярдәмчеләре каршылады. Алар район буенча төрле урыннарда булдылар.
Төмән муниципаль район башлыгы Светлана Иванова: «Кечкенә генә район, зур шәһәрләрне дә уздыра, шаккатырлык хәл, әйтер сүзләр юк», - диде очрашу барышында. Шулай ук безнең Максабаш башлангыч мәктәбебездә дә булдылар һәм тагын бер кат үзләренең соклануларын җиткерделәр.