Балалар иҗат үзәгенең «Волшебная паутинка» түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габдулхак кызы җитәкчелегендә, кәгазь белән эшләүне дәвам итә. Балалар кәгазьдән георгин чәчәге ясыйлар. Эшләнгән эшләрен әти-әниләренә алып кайтып, үз хезмәтләре белән аларны сөендерәләр. Балалар түгәрәк көннәрен түземсезлек белән көтәләр һәм түгәрәккә бик теләп йөриләр.