Сер түгел, авыруны булдырмау дәвалауга караганда җиңелрәк. Безнең Иске Җөри балалар бакчасында балалар белән гриппка каршы профилактик чаралар уздырыла. Һәр иртәбез иртәнге гимнастикадан башлана. Шулай ук халык тәҗрибәсеннән дә баш тартмыйбыз. Табигатьтә табигый фитоцидлар - сарымсак һәм суган бар. Көн саен 2-3 тырнак сарымсак һәм суган турап кую да, балаларның муеннарына сарымсактан мәрҗән ясау да уңай нәтиҗәләр бирә. Балалар белән “Авырып китмәс һәм авыру йоктырмас өчен нишләргә?” дип исемләнгән әңгәмәләр үткәрәбез. Авыру кешеләр белән аралашмаска, маска кияргә, кулны сабынлап юарга, күп кеше җыелган урыннарда йөрмәскә, бинаны даими җилләтергә , сәламәт тормыш белән яшәргә кирәклеген аңлатабыз.