24 октябрь көнне Әдәбият елы уңаеннан Максабаш авылы китапханәсендэ «Син безнең яшәү үрнәге, әдәпле әдәбият» исемле әңгәмә үткәрелде.

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

24 октябрь көнне Әдәбият елы уңаеннан Максабаш авылы  китапханәсендэ  «Син безнең яшәү үрнәге, әдәпле әдәбият» исемле әңгәмә үткәрелде. “Шигъри тәлгәшләр” исемле китап күргәзмәсенә  10 лап шагыйрьнең шигырьлэре куелды. Шигырьләр аша китапханәче балаларны Г.Тукай, Ш.Галеев, Й.Шәрәпова, Р.Миннуллин,  С.Михалковның шаян шигырьләре белән таныштырды, укучылар  үзләре ятлаган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Күргәзмәдә балалар юбиляр шагыйрьләр Җ. Дәрзаманның “Күзле кычыткан”, Р. Валееваның “Әниемә бүләгем” шигырьләре белән таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International