Бүгенге көндә иң актуаль проблема – яшьләрнең бик тиз начар гадәтләргә ияләнеп китүе. Бигрәк тә тәмәке, аракы , наркотик кебек организм өчен зарарлы , турыдан-туры кешене һәлакәткә илтүче агулы матдәләр бүген беркемне дә аямый. Яшьләрне бу адымнан ничек аралап калырга соң? Хәзерге заманда яшьләрне адым саен кисәтеп, тикшереп тору гына ниндидер нәтиҗә бирергә мөмкин. Бүген Баландыш төп мәктәбенә шушы максат белән мәгариф бүлегеннән психолог 13-15 яшькә кадәр балалар белән тест үткәрде.