2015 ел - Россиядә әдәбият елы дип игълан ителде.

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

2015 ел - Россиядә әдәбият елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Олы Мәтәскә    авыл  китапханәсендә мәдәни чаралар һәрвакыт  үткәрелеп  тора. 11 апрель көнне “Шушы яктан, шушы туфрактан без”дип исемләнгән авылыбызның каләм тибрәтүчеләре белән бик матур әдәби-музыкаль кичә үткән иде. 25 октябрь көнне шушы ук исем белән күргәзмә эшләнде. Күргәзмә авылыбызның каләм осталарына багышланды.  Алар төрле  җирләрдә яшәп иҗат итсәләр дә, бу күргәзмә аларны берләштерде. Күргәзмәгә барысының да иҗат җимешләре: китаплары, папкалары, альбомнары куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International